Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай — шигърият чишмәсе

Татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Кече Битаман китап бирү пунктында шигърият кичәсе үткәрелде. Чара барышында катнашучылар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Китапханәче сөйләгәннәрдән алар Габдулла Тукайның олыларга да, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь икәнен белделәр. Аның китаплары туган якның матурлыгын, игелеген бәяләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Чарада катнашучылар Тукай әсәрләрен кычкырып укыдылар, шагыйрьнең шигырьләренә җырлар тыңладылар, тематик күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Чара ахырында барысы бергә Г.Тукайның «Туган тел» җырын җырладылар,