Тукай варислары
«Белочка» балалар бакчасында китапханәче «Тукай варислары» балалар иртәсе үткәрде. Ул балаларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды, «Туган авыл», «Ак бабай», «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырьләрен кычкырып укыды. Ә балалар укучылар конкурсында катнаштылар. Тукайның рус һәм татар телләрендәге балалар әсәрләре укылды. Чара барышында «Безнең гаилә» милли уены үткәрелде, түбәтәй бизәлде. Ә иртәнге бәйрәмне «Туган тел» җырын тыңлап тәмамладык.
