Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Террорчылык. Төп саклану чаралары»

Китапханәдә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган кисәтү-әңгәмә узды. Хәзерге вакытта террорчылык хәзерге дөньяда кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. Әңгәмәдән китап укучылар  террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләре турында белделәр.  Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Китапханәче терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы хәлләрдә  үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Теракт барлыкка килгән вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелергә тиешлекне искәртеп үтте. шикле предметларны табу һәм мондый хәл килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга икәнлеге белән таныштырды.