Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукайга мәхәббәт.

Татар халкының бөек шагыйре  Габдулла Тукайга 140 яш тулу уңаеннан, Чернышевка авыл китапханәсе  «Теремок» балалар бакчасына кунакка килде.  Балалар өчен шигърият сәгате үткәрелде. Балалар кечкенә Апуш турында (шагыйрьне балачакта шулай атаганнар) һәм аның туган як табигатен никадәр яратуы турында белделәр. Аннары әкияти Кырлайга «юл тоттылар», рәсемнәр карадылар һәм хәйләкәр Шүрәле һәм аннан да хәйләкәррәк утын  кисүче егет маҗараларын искә төшерделәр.

Балалар күргәзмәдәге китапларны – матур , якты бизәкле Тукай әкиятләрен  зур кызыксыну белән карадылар .

Соңыннан  барыбыз да бергәләп  «Туган тел» җырын тыңладык. Бу җырны балалар  зур игътибар белән  тыңлаулары   күңелгә рәхәтлек өстәде. Мондый очрашулар балаларга кечкенәдән үк туган телләрен яратырга һәм үз геройларын белергә ярдәм итә.