Тукай иҗатында күңел һәм табигать экологиясе.
«Ромашка» балалар бакчасында Чыпчык авыл китапханәсе белән берлектә бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай иҗатында күңел һәм табигать экологиясе» дигән чара узды.Чыпчык авыл китапханәсе мөдире Фәния Әһлиуллина балалар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Экспозиция яшь укучыларны юбилярның тормышы һәм әсәрләре, шулай ук аның мәшһүр әкиятләренә иллюстрацияләр белән таныштырды.
