«Тукай дөньясына сәяхәт»
25 Апрель в 15:00
Бесплатно
МБУ Биектау ҮКС, Өнсә авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз ” республика проекты старт алды. Атналык очрашулар пәнҗешәмбе көннәрендә Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланды. Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре белән таныштылар. Өнсә авыл китапханәсендә «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать бклып узды. Чарада китап укучылар Габдулла Тукайның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Китап укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, интеллектуаль уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара Г.Тукайның «Туган тел»җырын башкару белән тәмамланды.
