Россия бердәмлеге – халыклар дуслыгында
Суыксу авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр, укучылар өчен, 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан «Россия бердәмлеге – халыклар дуслыгында» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде һәм викторина уены үткәрелде. Китапханәче чара барышында яшьләребезгә республикабызның дәүләт символлары турында, Татарстан тарихы, аның халкы, мәдәнияты һәм тарихи урыннары турында сөйләп үтте. Укучылар әдәби сорауларга җавап бирделәр. Китап күргәзмәсе ясап куелды. Викторина уены барышында китап күргәзмәсеннән китаплардан файдалана алдылар.
