Бәйрәм бүген!
Габдулла Тукайның туган көне – хәзер инде Туган тел көне дә. Нәкъ менә Тукай әкиятләре һәм шигырьләре аша бала тирә-якны танып белергә өйрәнә. Тукайның күп шигырьләре милли җырларга әйләнгән, ул халыкка якын яңа әдәби телне тудырган. Әлеге шигырь бәйрәменә Чувашиле авылы китапханәсенә җыелучыларга Г.Тукайның тормышы турында сөйләнде, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Балалар күп кенә кызыксындырырлык мәгълүмат ишеттеләр, иллюстрацияләр һәм өзекләр буенча әкиятләрне, шигырьләрне таныдылар.
