Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кояш безгә елмая

Кояш көне алдыннан авыл китапханәсе иҗат сәгате үткәрде. Чара башында китапханәче Кояш, аның тирәсендәге  планеталар һәм безнең планета өчен Кояш – төп энергия чыганагы булуы турында сөйләде. Саклык чараларын искә төшерделәр, кояш кыздырганда аның астында озак тору куркыныч, кояшка туры карарга ярамый һәм кояш күзлеген киеп йөрергә кирәк. Чара ахырында укучылар кояш рәсеме ясадылар.