«Георгий тасмасы»
“Георгий тасмасы” 24 апрельдән 9 майга кадәр Бөтенроссия патриотик акциясе старт алды. «Георгиев лентасы ” акциясе һәркемгә үз илебез тарихы өчен горурлык һәм безгә тынычлык бүләк итүчеләргә хөрмәт күрсәтү мөһимлеген искә төшерә. Георгий тасмасын күкрәгендә сул якта йөртү кабул ителгән, бу совет солдатларының батырлыгы киләчәк буыннарның йөрәгендә мәңгегә калган дигән билге. Кече Рәс авыл китапханәсе ел саен Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясенә кушылып, укучыларга һәм авыл халкына георгий тасмаларын өләште.
