Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елъязмасы тутыкмас

Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук Яз һәм хезмәт бәйрәменә Олы Битаман авылы китапханәсендә патриотик сәгать узды. Китапханәче бу датаның уңай хис-кичерешләр уятуын, киләчәк яз, язның гүзәл кәефе белән ассоциацияләнүен ассызыклап  үтте. Бердәмлек һәм дуслык, иртәгесе көнгә ышаныч хисе, үзеңне зур илнең бер өлеше итеп тою турында сөйләде. Бу бәйрәм тормышның яңаруын һәм гаиләнең дә, дәүләтнең дә иминлеген тәэмин итүче иҗади хезмәткә хөрмәтне гәүдәләндерә. Чара ахырында Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Дан ордены кавалеры Мансур Һидиятулла улы Мөлековка багышланган китап белән танышу булды.