Балачак хатирәләре
6 майда Суыксу авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хекзмәткәрләре белән берлектә «Балачак хатирәләре » дигән чара уздырылды. Чара барышында тыл хезмәтчәннәре ,сугыш чоры балаларының һәм махсус хәрби операциясендә катнашучы гаиләләренә өйләренә барып, алар белән әңгәмә оештырылды. Котлау открыткалары һәм Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасына чакыру кәгазьләре бирелде. Үзебез тарафтан әзерләнгән бүләгебезне тапшырдык. Шулай ук «Сугыш кайтавазы» дип исемләнгән китап белән таныштырып үттек. Алар – якыннарын һәм туганнарын югалткан, ятимлек, ачлык һәм салкынлыкның барлык куркынычларын кичергән буын кешеләре. Олырак яшьтәгеләр окоплар казыган, заводларда эшләгән, авылларда икмәк җыюда ярдәм иткән, өлкәннәр белән беррәттән эшләгәннәр. Бу балаларның барысында да уртак балачак: алар Сугыш чоры балалары.
