Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җиңүле гаилә елъязмасы!

Җиңү көне алдыннан Чернышевка  авылы китапханәсендә « Җиңүле гаилә елъязмасы! » исеме астында очрашу кичәсе булып узды. Бу чарага бик тә кадерле кунаклар – махсус хәрби операция зонасында чын каһарманлык күрсәткән һәм  шунда гомерләре өзелгән сугышчыларның әниләре чакырылган иде. Хәлак булган батырлар Илкун Руслан Солтановичның әнисе Илкун Наталья Николаевнаны һәм Бальяров Дмитрий Николаевичның әнисе Валентина Николаевнаны сәламләгәндә йөрәкләребез җылы һәм тирән хөрмәт белән тулды.

Югалтуның түзеп булмаслык авырлыгына карамастан, бу көчле хатын-кызлар үз уллары турында сөйләрлек көч таптылар. Китапханә залында  аларның нинди кыю, Ватанны  яратучы һәм чын яклаучылар булулары турында сүзләр яңгырады. Гаиләләрдә кадерләп саклана торган дәүләт бүләкләре якташларыбызның батырлыклары турындагы сәхифәләргә мөһим өстәмә булды. Бу кичтә без геройларның фотолардагы йөзләрен  күрү генә түгел, аларның  якты җаннарын да күңел белән тойдык.

Очрашу ахырында чарада катнашучылар һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Әниләр сөйләгән бу сәхифәләр безнең җирлекнең елъязмасында үлмәс батырлык турында тагын бер бәяләп бетергесез истәлек булып калачак. Без ,Ватаныбызның чын улларын тәрбияләгән бу әниләр алдында  баш иябез.