Җиңү тәрәзәләре
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Чернышевка авылы модель китапханәсе «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу – буыннарны берләштерүче һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнарына чын күңелдән рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирүче яхшы традиция. Китапханә хезмәткәрләре тәрәзә пыялаларын тематик трафаретлар һәм бәйрәм символлары белән бизәделәр. Бизәкнең һәр нечкәлеге – ата- бабаларыбызның батырлыгы һәм ныклыгы истәлегенең символы.

