Җиңү открыткасы
«Куллардагы могҗиза» клуб формированиесе кысаларында илебезнең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе алдыннан Биектау авылы китапханәсендә Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Җиңү открыткасы» исемле мастер-класс узды. Миллионлаган кешеләрнең батырлыклары һәм каһарманлыклары истәлегенә китапханәбезнең яшь укучылары үз куллары белән матур, истәлекле открыткалар ясадылар, аларга авыр сугыш елларында Ватаныбызны саклаган һәм сугышкан һәркемгә рәхмәтләрен, хөрмәтләрен һәм мәңгелек истәлекләрен салдылар! Балалар открыткаларын кызыл йолдыз, чәчәкләр, хәрби техника һәм сугыш турындагы шигырьләр белән бизәделәр. Балалар кулы белән тынычлык өчен көрәшүчеләр истәлегенә ясалган открыткалар шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итә.
