Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Халкым минем горурлыгым

Россия халыклары бердәмлеге елына Биектау авылы китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Россия-күпмилләтле дәүләт, анда 130дан артык халык яши. Китапханәче укучыларга төрле халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен белү, хөрмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләде. Чараның максаты-балаларны Россия тарихы белән таныштыру. Чарада китапханә укучылары Бөек Ватан Сугышы Геройлары, якташларыбыз турында сөйләделәр. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде, аның буенча китапханәче китапларга күзәтү ясады һәм «Сугыш кайтавазы – альманах», «Алар илгә җиңү алып кайтты» китаплары белән таныштырды, бу китап битләрендә Биектау районында туганнар һәм анда яшәүчеләр турында материаллар тупланган.