Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Теге җиңү мае…

Гадәттәгечә бөтен ил буенча киң билгеләп үтелә торган Җиңү көне алдыннан Бөреле авыл җирлегендә барлык оешмалар һәм Бөреле җәнлек совхозы китапханәсе катнашында Җиңү паркында бәйрәм митингы һәм мәдәният йорты залында концерт үткәрелде. Чара барышында бистә халкын Җиңү көне белән котлау сүзләре, мәктәп укучыларыннан шигырьләр һәм җырлар яңгырады, бистә учреждениеләре һәм оешмаларыннан обелискка чәчәкләр һәм веноклар салынды. Актлар залында сәхнәдән бистә үзешчәннәре башкаруында сугыш еллары җырлары яңгырады, шулай ук сугыш һәм Җиңү турында китапханә укучылары шигырьләр укыдылар.