Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг

Чернышевка авылы модель китапханәсе барлык җирле оешмалар белән берлектә шушы датага багышланган тантаналы митингта катнашты, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр куелды.9 май – Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне. Гитлерга каршы коалиция дәүләтләре башлыгы булган һәм Германия фашизмын тар-мар итүдә хәлиткеч роль уйнаган ил өчен бу дата үзенчәлекле мәгънәгә ия. Фаҗига һәм бөеклек, кайгы һәм шатлык, хәтер һәм сагыш-сызлану… Болар барысы да – бөек Җиңү!  Вакыт үзенчә алга чаба, шуның белән үткәннәр һаман да ерагая бара.  Ул вакыйгаларны, бөек ватанпәрвәрлекне һәм җиңүчеләр буынының интернациональ батырлыгын киләчәк буыннар хәтерендә саклап калу мөһим.