Мәңге сүнми торган хәтер
Җиңү көне-һәркем өчен изге һәм кадерле бәйрәм. 8 майда Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган һәйкәл янында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион митинг уздырылды. Анда ветераннар, авыл җирлеге депутатлары һәм Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнаштылар. Укучылар, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре катнашында бәйрәм концерты куелды. Митинг ахырында һәйкәлгә чәчәкләр салу оештырылды.
