Митинг-Җиңү Көне
81 ел элек фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгырады, әмма кешелек йөрәкләрендәге яралар төзәлми. Бөек Җиңүнең тантаналы, бәйрәм көннәрендә дә шул кырыс елларга, шул каһарман көннәргә кабат-кабат уйларыбыз белән әйләнеп кайтабыз. Алат авыл җирлеге территориясендә ел саен Җир йөзендә җиңү һәм тынычлык өчен каны коелган якташлар истәлегенә митинг уза. Бу чарада барлык оешмалар белән бергә Алат авыл китапханәсе катнашты. Халык Бөек Ватан сугышында һәлак булган катнашучыларның портерлары белән килгән. Җитәкчеләрнең котлаулары яңгырады. Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салдылар. Китапханә укучылары шигырьләр укыдылар, шулай ук концерт программасы да булды, ә ахырда барысы да солдат боткасы ашадылар.
