Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучылар – балаларга

Балаларда китап белән кызыксыну уятуның иң гади һәм нәтиҗәле ысулы булып китапларны кычкырып уку тора. Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе белән балалар бакчасы балаларының чираттагы очрашуы укуга багышланды. Кычкырып уку – сөйләмне үстерү өчен иң яхшы күнегүләрнең берсе. Кечкенәдән балалар шигырь формасындагы җырлар, бишек җырлары, мәзәкләр тыңлыйлар. Шигырь китапларында мавыктыргыч сюжетлар бар, алар чын дуслыкның, гаилә кыйммәтләренең көчен күрсәтәләр, балаларда шигърияткә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәләр. Балалар китапларында шигырьләр аңлаешлы телдә язылган, кызыклы итеп бизәлгән. Чара барышында татар шагыйрьләренең балалар шигырьләре укылды. Аннары балалар әсәрләргә карата ясалган рәсемнәрне карап чыктылар.