Язучылар МХО турында
11 май көнне Чувашиле авылы китапханәсендә «Язучылар МХО турында» дигән фикер алышулар булып узды. Бу чара махсус хәрби операция турында язучы татар әдипләренә багышланган иде. Фикер алышу өчен Зифа Кадырованың «Язмышыңа язылганны…», Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак», Факил Сафинның «Яу» ретроспектив романы сайланды. Әсәрләр халык арасында популяр. Катнашучы ике ханымның якыннары хәрби операциядә, алар да, әсәрләрне алдан укып, үз фикерләрен җиткерделәр. Мондый чаралар укучыларның хәзерге әдәбият турындагы белемнәрен баетып кына калмый, патриотик тәрбиянең һәм заманыбыз батырларына хөрмәтнең әһәмиятле булуын да төшендерә.
