Татарстан шагыйрьләре балаларга
Биектау авыл китапханәсе «Бәләкәч» балалар бакчасында, «Тамчыкай» һәм «Умка» төркемнәре өчен әңгәмә үткәрде. Яшь укучыларны Роберт Миңнуллинн, Рәфис Корбан, Шәүкәт Галиев, Рәхимә Арсланова кебек Татарстанның иң танылган балалар язучыларының әдәби иҗаты белән таныштырды. Китапханәче башкаруында татар телендә шигырьләр, язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Балалар язучы Рәфис Корбан һәм Мансур Сафин язган табышмакларны чиштеләр. Чарада китапханәче хәзерге татар язучыларының һәм шагыйрьләренең матур, мавыктыргыч балалар китаплары белән таныштырды. Балаларыбызның кечкенәдән үк язучылар белән таныш булуы бик мөһим.
