Мин үз гаиләмне яратам.
Гаилә – безнең тыныч утравыбыз, анда сине һәрвакыт аңлыйлар, ярдәм итәләр һәм күңел җылысын бирәләр. Халыкара гаилә көне алдыннан Чернышевка авылы модель китапханәсендә «Мин үз гаиләмне яратам» исемле иҗат сәгате үткәрелде. Бу көнне яшь китап укучылар үзләрен чын рәссамнар итеп хис иттеләр! Алар үзләренең иң якын һәм яраткан кешеләрен, үзләрен бәхетле хис иткән мизгелләрне кәгазь битләрендә рәсем итеп сурәтләделәр.
