Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Музей – бу бик кызык

 18 майда билгеләп үтелә торган Халыкара музейлар көненә Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен виртуаль экскурсия үткәрелде. Башта китапханәче әдәбиятка: белешмәлекләргә һәм юл күрсәткечләренә күзәтү ясады, төрле музейлар турында сөйләде. Түгәрәк өстәл артында чарада катнашучылар үзләренә таныш музейлар турында фикер алыштылар, фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Алга таба балалар мультимедиа презентациясе ярдәмендә Татарстан Республикасы Дәүләт Милли музее буйлап виртуаль экскурсия ясадылар.