Беренче татар композиторы Солтан Габәши
Биектау авылы китапханәсе беренче татар композиторы – якташыбыз, музыкант, җәмәгать эшлеклесе Солтан Хәсән улы Габәши иҗаты турында әңгәмә үткәрде. Чарада балалар композиторның биографиясе белән таныштылар, аның әсәрләреннән өзекләр тыңладылар. Укучылар чара барышында С.Габәшинең иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан видеоролик карадылар. Китапханәче авторның инструменталь пьесалар, романслар, җырлар һәм драма спектакльләренә музыкалар язуы турында сөйләде.
