Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Пионерия иле. Мәгълүмат сәгате

19 майда, Пионер оешмасының туган көнендә, Чернышевка  авылы модель китапханәсе китапханәчесе М.Н. Скрементов исемендәге мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Очрашу пионер оешмасының  формалашу тарихына багышланган иде. Чара кысаларында балалар илебезнең тарихи үткәне белән таныштылар , оешманың төп символлары – кызыл галстук, значок һәм пилотка турында мәгүлүмат алдылар, видеоматериаллар аша пионер быргысы һәм барабан тавышларын да ишетә алдылар. Мәктәп укучылары тарихны өйрәнеп кенә калмыйча, практик өлештә дә катнаштылар: бишенче сыйныф укучылары пионер галстугын дөрес бәйләргә өйрәнделәр һәм чын пилоткаларны киеп карадылар.