Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сугыш – рәссамнар күзаллавында. Виртуаль күргәзмә

Сугыш – ул дәреслекләрдәге даталар һәм көндәлек мәгълүматлардагы коры саннар гына түгел. Бу тере хис-кичерешләр, курку, өмет  һәм рәссамнар хезмәтләрендә  сурәтләнгән акылга сыймаслык батырлык та.  Чернышевка авылы модель китапханәсенең «ВКонтакте»дагы диварында «Сугыш – рәссамнар күзаллавында » дигән виртуаль күргәзмә  аша осталарның илебез тарихының героик битләрен чагылдыручы  иҗат җимешләре  белән танышырга чакырабыз. Виртуаль формат өйдән чыкмыйча гына экспозицияне өйрәнергә мөмкинлек бирә.