Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ветераннар – тыл хезмәтчәннәре

Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына Усад авыл китапханәсендә балалар өчен Усад авыл җирлегенең тыл хезмәтчәннәре турында әңгәмә һәм видеороликлар карау үткәрелде. Сугыш һәр гаилә, һәр кеше язмышы аша үтте, барлык совет кешеләрен «фронт» һәм «тыл»га бүлде. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» – тыл хезмәтчәннәренең девизы шундый иде.