Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бөтендөнья бал кортлары көне

20 майда ел саен Россиядә һәм башка илләрдә Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Китапханәче укучыларга  бал кортының – Җирдә иң гаҗәеп һәм файдалы бөҗәкләрнең берсе, ә умартачылык – кешенең иң борынгы шөгыльләренең берсе булуы, бал кортларының ничек яшәве һәм ничек бал ясавы турында сөйләде. Бал кортлары-планетабызның иң борынгы тереклек ияләре, алар кешеләр тормышында һәрвакыт мөһим роль уйнаганнар. Китапханәче укучыларны бал кортлары турындагы китаплар белән таныштырды һәм Б.Заходерның «Винни – Пух һәм бал кортлары» әкиятеннән өзек укыды. Чара ахырында балалар бал корты рәсемен ясадылар.