Үткәнгә сәяхәт
21 май көнне Айбаш авыл китапханәсендә Биектау китапханәсе оешуга 90 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашу барышында китапханәче укучыларны Биектау район китапханәсенең оешу һәм үсеш тарихы белән таныштырды. Күргәзмәдә китапханәнең үткәне белән танышырга мөмкинлек бирүче Айбаш китапханәсе фондында булган китаплар тәкъдим ителде. Чара ахырында укучылар район үзәк китапханәсе тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.
