Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Халыклар дуслыгы-мәңгегә бердәмлек

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Каенлык авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танып белү сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштырды, төбәкнең мәдәни күптөрлелеге турында сөйләде. Балалар шулай ук татар, рус, чуаш һәм мари халыкларының милли баш киемнәрен дә кызыксынып киеп карадылар.

Аерым игътибар «Татарстан. Без бергә» дигән китапка бирелде.  Анда халыклар һәм милләтләр, аларның милли бизәкләре һәм костюмнары, телләре һәм әдәбияты, халык бәйрәмнәре һәм милли ашлары турында мәгълүматлар тупланган. Балалар иллюстрацияләрне кызыксынып карадылар, төрле милләтләрнең символлары турында белделәр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Мондый очрашулар балаларда төрле халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә, Туган илнең тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну уята.