Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Һәр заманга Оста

Михаил Булгаков һәм аның барлык әсәрләре егерменче гасыр тарихында иң кызыклы һәм серле булып санала. Булгаков романнары белән кызыксыну инде берничә дистә ел сүнми. Язучының 135 еллыгына Бөреле җәнлек совхозы китапханәсенең уку залында яшүсмерләр аудиториясенә, шулай ук Михаил Булгаковның гадәти булмаган иҗатын яратучыларга юнәлдерелгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әдипнең юбилее – «Мастер һәм Маргарита», «Эт йөрәге» һәм башка шундый ук кызыклы әсәрләрне искә төшерү һәм яңадан уку өчен менә дигән мөмкинлек ул. Тәкъдим ителгән күргәзмә язучының мондый бай иҗаты турында белмәгән укучылардан яхшы бәяләмәләр җыйды.