Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кызыклы китаплар йорты

27 майда Россиядә Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.Бу көнгә Юртыш авыл китапханәсе «Кызыклы китаплар йорты» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.Бу чарада китапханәче укучыларга Юртыш авылы китапханәсенең тарихы,биредә нинди кешеләр эшләве турында сөйләде. Беренче китапханәче, Бөек Ватан сугышы ветераны турында сөйләде. Китапханәнең каләм белән язылган беренче документларын күрсәтте. Китап укучыларны китапханә фонды белән таныштырдым. Китап күргәзмәсе ясалды, анда китапханәнең кызыклы китаплары тәкъдим ителде.