Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукайны бергәләп укыйбыз

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның мирасын саклау һәм популярлаштыру максатыннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Тукайны бергәләп укыйбыз» исемле республикакүләм проект кысаларында Коркачык авылы китапханәчесе балаларны шагыйрьнең «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән әсәре белән таныштырды. Балалар шигырьне игътибар белән тыңладылар, бу әсәр мотивлары буенча ясалган мультфильмны да карадылар. Мультфильм сюжетны тирәнрәк тоярга һәм образларны хәтердә саклап калырга ярдәм итә. Фикер алышу барышында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, башта эшләреңне тәмамларга, аннары гына вакытны уеннарга һәм күңел ачуларга багышларга кирәклеге турында искәртелде.