Юл һәм мин: куркынычсызлык кагыйдәләре
Биектау авылы китапханәсе яшь укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча танып — белү-уен программасы үткәрде. Балаларда юлда үз-үзеңне тоту культурасын кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, чөнки башта алар җәяүлеләр, ә киләчәктә машина йөртүчеләр булачак. Чара барышында китапханәче балаларны юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре белән таныштырды. Балалар «Автоводитель», «Рөхсәт ителә-тыела», «Күңелле светофор» бәйгеләрендә катнаштылар, юл тематикасы буенча табышмаклар чиштеләр. Чара бик файдалы һәм күңелле узды.
