Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Табигатькә китап белән

Чыршы авыл китапханәсендә «Салават  күпере» балалар бакчасы белән берлектә «Табигатькә китап белән»  дигән темага экологик пикник үткәрелде. Бу чара балаларны һәм аларның ата – аналарын бергәләп укуга җәлеп итүгә, әдәбият һәм иҗат белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән. Балаларны табигать дөньясына, аның һәр кеше тормышындагы кыйммәтен аңлауга, кече туганнарыбызны саклауга һәм яклауга җәлеп итү – барлык экологик чараларның максаты шундый. Ә китаплар баланың дөнья, табигать, аны чолгап алган барлык нәрсәләр турында күзаллауларын киңәйтү өчен хезмәт итә. Гадәти булмаган пикник барышында кечкенә балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап һәм онытылмаслык тәэсирләр аладылар. Үсемлекләр һәм хайваннар турындагы викториналарга бердәм җавап бирделәр, табигать кагыйдәләрен искә төшерделәр, яраткан уенчыклары белән таныштылар.