Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ура, каникуллар!

Балалар өчен җәй – күптән көтелгән вакыт, аны һәркем дә ярата. Дуслар белән урамда йөрергә, кояшка сөенергә, яраткан уеннар уйнарга мөмкин. Каникул вакытында балаларны нәрсә белән шөгыльләнергә? Балаларның ялын ничек оештырырга? Чыршы авыл китапханәсендә «Ура, каникуллар дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу искиткеч вакыйга китап һәм уку сөючеләр өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Күргәзмәдә төрле китаплар тәкъдим ителде, алар укучыларга күңелле вакыт уздырырга гына түгел, ә әйләнә – тирә дөнья турында ниндидер яңалык белергә дә ярдәм итте. Китапханәнең китап фондын саклап калу һәм китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, китап укучылар белән әңгәмә үткәрде, укуны пропагандалау максатыннан, «Китап остаханәсе» оештырдылар, анда ертылган тышлыкларны, китап битләрен ябыштырдылар һәм шуның белән аларга яңа тормыш бүләк иттеләр. Балалар, укучылар өчен. Бу чара балаларга яңа авторлар һәм әсәрләр белән танышу, шулай ук кызыклы китаплар табу өчен менә дигән мөмкинлек булды.