Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балаларны яклау көне

Балаларны яклау көне уңаеннан Сая авыл китапханәсе, клубы үзенең иң кадерле кунаклары — нәни укучылары өчен ишекләрен ачты! Алар өчен «Китаплар хәзинәсе» дигән якты һәм мавыктыргыч китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмә киштәләрендә яшь кунакларны яраткан әкият геройлары белән очрашу, батыр каһарманнарның маҗаралары һәм безне чолгап алган дөнья турында гаҗәеп фактлар көтә. Бу — халык әкиятләреннән алып заманча шагыйрьләрнең шаян шигырьләренә кадәр булган балалар әдәбияты иң яхшы әсәрләренең чын калейдоскобы. Күргәзмә һәр баланы белемнәр һәм фантазия дөньясына сәяхәт итәр өчен үзенең юлдашын — китап сайларга чакыра.

Икенче бүлектә яшь кунаклар өчен мавыктыргыч мәдәни программа һәм җитезлеккә спорт уеннары әзерләнгән иде. Чара табигать кочагында, саф һавада пикник белән дәвам итте. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле — балаларның яраткан әкият геройларның килеп котлавы булды. Ул көнне дәү әниләр дә, әниләрдә, балалары-оныклары белән ял иттеләр. Балаларны шашлык, баллы мамык, туңдырма белән сыйлаучы авылдашларыбызга зур рәхмәт.

Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.