Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Минем булачак һөнәрем: китапханә һәм китап эше турында китаплар

Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан Татар Әйшәсе авыл китапханәсе китаплар аша балаларның һәм яшьләрнең игътибарын һөнәр дөньясына җәлеп итү максатында тематик күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Китапханәче күзәтү-әңгәмә оештырды, китапханәләрнең тарихы, үткән һәм бүгенге танылган китапханәчеләр, китапханә һөнәренең бүгенге дөньядагы әһәмияте, шулай ук китапның кеше тормышында әһәмияте, уку культурасын тәрбияләүнең мөһимлеге һәм уку осталыгы нигезләре турында сөйләде.Ул уку буенча файдалы киңәшләр белән уртаклашты һәм балаларга булачак һөнәрне сайлау турында уйланырга тәкъдим итте.

Яшь укучыларны аеруча «Укучы булырга өйрән», «Китапханә турында һәркемгә нәрсә белергә кирәк» һәм «Уку мәдәнияте турында» кебек гамәли киңәшләре булган басмалар кызыксындырды.