Китаплар яшәүче йорт
Ямаширмә авыл китапханәсе китапханәләр көне уңаеннан «Китаплар яшәүче йорт»исемле танып-белү сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар китапның нәрсә икәнен, аның тарихын (кәгазь уйлап чыгарылганчы китапларны каеннан, пергаменттан ясаганнар), жанрларны (әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр һ.б.) белделәр. Китапханәче китапханәнең нәрсә икәнен аңлатты. «Китапханә» сүзе грекча библио (китап) һәм» тека (саклагыч) сүзләреннән килеп чыккан. Китапханә-ул китапларны сак саклау, шулай ук аларны уку өчен бирү урыны. Укучылар китапханә элементлары белән таныштылар: стеллажлар — китаплар саклана торган махсус китап киштәләре, абонемент — китаплар өйгә бирелә торган урын һәм башкалар.
