Солтан Габәши-композитор якташ
Юртыш авыл китапханәсендә күренекле татар композиторы һәм музыка-җәмәгать эшлеклесе Солтан Габәшинең 135 еллыгына багышланган «Солтан Габәши-композитор якташ» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Бу чарада китапханәче укучыларга композиторның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.Күргәзмәгә килүчеләрне Габәшинең биографиясе, милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше һәм музыкаль стиленең үзенчәлекләре белән таныштыручы китаплар, мәкаләләр һәм материаллар кертелгән иде.
