Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Укы һәм бүлеш» республика конкурсында җиңүчеләр

Казанда уникаль осталык үзәгендә «Укы һәм бүлеш»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Конкурста җиңүчеләр арасында сәхнәдә исемнәре укылган Биектау районы китапханәләреннән җиде укучы бар. Җиңүчеләр дипломнарын һәм Казан зооботаника бакчасына һәм Ривьерага билетларны Габдрахманов Кәрим, Галиев Азамат, Денисов Илья, Певзнер Валерия, Шиһабиева Раилә, Мәхмүтова Юлианна һәм Мәүлетова Самина алды.

Балаларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!