Без элек ничек язганбыз
Ямаширмә авыл китапханәсендә « Без элек ничек язганбыз» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче укучыларны изге Кирилл һәм Мефодийның мәгърифәтчелек эшчәнлеге, аларның славян халыкларын мәгърифәткә керткән өлешләре белән таныштырды. Шулай ук әлифбаның барлыкка килү тарихы турында да сөйләнелде. Хикәя презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар табышмакларны, ребусларны, башваткычларны чишүдә һәм исемнәрен элеккеге алфавит ярдәмендә шифрлауда актив катнаштылар.
