Бу дөнья нинди гүзәл
Бөтен дөньяда мөһим экологик бәйрәм, Әйләнә-тирә мохит көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәчесе балалар өчен күзәтү сәгате үткәрде. Чара экологик грамоталылык һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелде. Чара барышында китапханәче әйләнә-тирә мохитнең нәрсә икәнлеге, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының ничек бай һәм гаҗәеп булуы турында сөйләде. Балалар экология кагыйдәләре белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мохиттән, һавадан, судан башка яши алмавын, ә ул алмашка сакчыл мөнәсәбәт һәм кайвакыт аз гына ярдәм соравын белделәр. Аннары китапханә фондыннан китаплар белән танышу булды. Китаплар балаларның әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итәчәк.
