Балачак – бәхетле чор
1 июньдә искиткеч бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу шатлык, елмаю һәм бәхетле балачак көне. Бу көн күңелле һәм матур вакыйгалар белән истә калсын өчен Олы Битаман авылы китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты балаларны уен программасына чакырды. Бу көнне балаларны йөгерү, сикерү, бау, таяк белән, җыр һәм әйлән-бәйлән уеннары көтә иде. Уеннарда ярыш дәрте күп булды. Һәр уен ахырында балалар тәм-томнар һәм кечкенә бүләкләр алды. Һәм, әлбәттә, китаплар белән танышу булды. Бәйрәм чарасы балаларга шатлык, күңел ачу, яхшы кәеф бүләк итте.
