Балачак мизгелләре
Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 1 июнь көнне Суыксу авыл китапханәсе Суыксу мәдәният йорты белән берлектә «Балачак мизгелләре » дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Китапханәче бу бәйрәм чарасында катнашучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып, балаларга жәй көне китапханәне онытмаска, жәйге каникулларны кызыклы һәм файдалы уздырырга кирәклеген искә төшереп үтте. Китапханәдә «Каникул көннәрендә китап ал һәм укы!» дип аталган китап күргәзмәсе ясап куелды. Әлеге күргәзмәдә хайваннар турында яңа китаплар, яшьтәшләре турында әсәрләр һәм классик әкиятләр тәкъдим ителде. Яшь укучыларның китапларны үзләре сайлап алу мөмкинлеге бар иде, бу аларның заманча балалар әдәбиятының яңалыклары белән танышуына ярдәм итте .Күргәзмә укуны балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч итүгә, шулай ук аларга үзләренең яраткан китапларын табарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Балалар төрле кызыклы уен-ярышларда катнашып, үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
