Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәй. Балалар. Кояш. Көлү.

Балаларны яклау көнендә Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә балалар Сабантуе үткәрелде. Балалар өчен милли уеннар оештырылды: капчыкларда сикерделәр, серле тартмадан бүләкне җептән кисеп алдылар, аркан тартыштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чара балаларда үз халкына, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияли, тырышлык булдыра, аларны берләштерә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Катнашучылар бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар, күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп вакытларын үткәрделәр.