Пушкин: илһамлы 227 ел.
Александр Сергеевич Пушкинның тууына 227 ел тулу уңаеннан Чернышевка авылы модель китапханәсендә « Пушкин: илһамлы 227 ел » дигән китап-иллюстратив күргәзмәсе оештырылды. Экспозициядә шагыйрь, язучы һәм драматург иҗатының бөтен жанр киңлеген ачып бирүче зур әсәрләре: тылсымлы әкиятләр, тәэсирле шигырьләр һәм поэмалар, мавыктыргыч драма әсәрләре тәкъдим ителә. Укучылар куелган китапларны зур кызыксыну белән карадылар, шагыйрь макеты фонында яттан өйрәнелгән шигырьләрен искә төшерделәр.
