Тукайны бергәләп укыйбыз
Суыксу авыл китапханәсенең «Тукай пәнҗешәмбесе» проекты кысаларындагы чара үткәрелде. Очрашу Габдулла Тукайның «Пушкинга» шигыренә багышланды. Бу әсәр 1906 елда язылганнары бөек рус шагыйре Александр Пушкинга хөрмәт күрсәтү булып тора һәм рус һәм татар мәдәниятләре арасындагы бәйләнешне символлаштыра. Тукай үзенең рухи остазы һәм сүз остасы буларак Пушкин иҗатына соклануын белдерә. Чарада китапханәче катнашучыларны Тукайның тормышы һәм иҗаты, шулай ук шигырьнең үзе белән таныштырды һәм аны кычкырып укыды. Шулай итеп,бу чара Тукай иҗаты белән танышу гына түгел,ә ул калдырган мәдәни мирасны аңлауны тирәнәйтү мөмкинлеге дә булды.
